+7 (843)275-30-50) Яңа ел төнендә Казанда 22 төп маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай йөриячәк. Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачыла.1-нче гыйнварда иртән автобуслар линиягә иртәнге сәгать җидедән чыга. Метро иртәнге алтыдан эшли башлый. Моннан тыш, 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшли. Шәһәрнең барлык маршрутларында 100-дән артык автобус, троллейбус һәм трамвай бизәлгән. Бәйрәм кәефе булдыру өчен, авто информаторлар аша пассажирларны котларга җыеналар. Бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары транспорт комитетының кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала. Телефон экранда күрсәтелгән.