Яңа ел алдыннан Түбән Камада тылсымчылар фестивале узды. Иң яхшы һәм күңелле Кыш Бабай исеме өчен тугыз катнашучы көч сынашты. Һәркем үз программасын тәкъдим итте. Матур гадәт буенча үткәрелә торган бәйге шәһәрнең“Гаилә” паркында үтте. Бәйрәм мизгелләрен Түбән Камадагы хәбәрчебез Албина Вәлиева да күреп кайтты.
Кыш Бабай нәни дусларын сәламли. Әкияти герой ролендә — Марат Абдуллин. Ул балаларның күңелләрен күрә: җырлата һәм биетә. Тылсымчылар фестивалендә ир-егет беренче тапкыр катнаша, бәйрәм уңаеннан, котлау да әзерләп килгән.
Кыш Бабайлар фестивале Түбән Камада бишенче тапкыр үткәрелә. Бу юлы тугыз кеше балаларга шатлык бүләк итү, җитезлек һәм осталыкта көч сынашты – һәркем үз программасын тәкъдим итте.
Салкын көн булуга карамастан, балаларның йөзләрендә елмаю. Барысы да могҗизага чын-чынлап ышана
Фестиваль ахырында җюри әгъзалары иҗади көрәштә дуслык җиңде, дигән фикергә киләләр. Барлык катнашучыларга яңа ел тантанасын үткәрү хокукы бирә торган таныклык тапшырыла — хәзер балалар нәкъ менә шушы тылсымчыларның бәйрәм төнендә килүләре турында хыяллана.
Альбина Валеева, Булат Абдульманов.