Быелгы 2020 ел да азагына якынлашып килә.Бу ел вакыйгаларга бай булды дисәк тә була. Билгеле, сөенеч шатлыклары белән беррәттән, көенечләре, табышлары, югалтулары да күп иде. Ел вакыйгаларының кайберләрен кабат хәтердә яңартыйк.
Быелгы төп вакыйга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы булды. Әлеге дата республика халкының күңелендә якты вакыйга булып калыр. Төрле форматта 14 меңнән артык чара узды. Алар тарихка яңа күзлектән чыгып карау, төрле буын татарстанлыларның фидакярь хезмәтен искә алып, бәяләү мөмкинлеген бирде. Республикада хәзер дә кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга, фәнне, мәгарифне, спортны, уникаль мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирелә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы аерым дата. Безнең барыбыз өчен дә бу иң төп, иң кадерле бәйрәм. Быел бәйрәм итү көне 24 нче июньгә күчерелде. Бу көнне шәһәрләрдә Җиңү парадлары узды. Башкалабызның Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләренең тантаналы йөреше үтте. Әлеге Җиңү парады беренче тапкыр тамашачылардан башка, трибуналарда ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында гына узды.
Һәм башкалабыз өчен тагын бер мөһим тарихи вакыйга – тылда Җиңүгә бәһасез зур өлеш керткән өчен Казанга Хезмәт Даны шәһәре исеме бирелде.
Быел республиканы төзекләндерүдә масштаблы проект — “Безнең ишегалды” программасы буенча зур эшләр башкарылды. 1084 объект төзекләндерелде, барысы да җирле халык белән килештереп эшләнде, ишегаллары уңайлы эскәмияләр, балалар мәйданчыклары, парковка урыннары белән тулыланды.Төзүчеләр һәм архитекторларның тәҗрибәле командасы нәтиҗәләр өчен шактый борчылса да, объектлар сафка басты.
Татарстанның Милли китапханәсе капиталь төзекләндерелгән Казан милли мәдәни үзәге бинасына күчте. Реконструкция уздыру нәтиҗәсендә республика өчен әһәмиятле объектның тәңгәллеге саклап калынды, шулай ук аңа яңа сулыш өрделәр. Моны китапханәгә килгән кунаклар – өлкәннәр дә, балалар да билгеләп үтте. Китапханә ял итү һәм яңа белемнәр алу урынына әйләнде.
Актаныш районында күренекле дәүләт эшлеклесе, республикабызның беренче президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең бюсты ачылды. Әлеге вакыйга зур идеологик әһәмияткә ия. Һәйкәл Россия Президенты Указы нигезендә куелды. Документта әйтелгәнчә, бронза бюст Россия Герое яки Россиянең Хезмәт герое исеме бирелгән кешенең туган җирендә урнаштырыла.
2020 елның иң зур проектлары арасында — капиталь төзелеш һәм юлларны төзекләндерү, һәм инде әлбәттә, Зур Казан боҗрасын төзү. Аны ачу республика юбилеена зур бүләк булды.Участокны салу бик авыр булса да, вакытында өлгерделәр. Зур Казан боҗрасының беренче этабына “ТАССРның 100 еллыгы” исеме бирелде.
Ә М-12 тиз йөрешле федераль автомобиль трассасын төзү Мәскәү белән Казан арасын 800 чакрымга кадәр тоташтырачак. Масштаблы төзелешкә 2020 нче елның җәендә Татарстанга эш сәфәре вакытында ил премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәт әгъзалары белән бергә старт бирде. Хәзер составына Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре кергән эшче төркем, республикада яшәүчеләр белән төзелеш мәсьәләләрен тикшерә. М-12 трассасы зур шәһәрләрне бергә тоташтырудан таш, аларны кайбер урыннардагы бөкеләрдән дә азат итәчәк.