Тагын бер баланың яңа ел теләге тормышка ашты. Церебраль паралич диагнозы куелган алты яшьлек Тимур электр поезды машинисты булырга хыяллана. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, малайны һәм әнисен заманча поезда йөрергә чакырдылар.
Хыяллар чынга ашканда хисләр ташып тора. Электропоездда көтеп алынган иң беренче сәфәрдә ул — мактаулы урында, машинист ролендә. Тимур вазыйфаларын алдан ук өйрәнгән.
Яшь машинист хыялын чынга ашыра. Идарә пульты янында ышанычлы утыра. Соңгы модель пассажир поездында Тимур аэропортка кадәр барачак. Юлда 25 минут вакыт бик тиз үтә, әмма хәтерендә озакка калыр әле.
Малайның хыялын тормышка ашыручылар да дулкынлана. Транспорт министры «Теләкләр чыршысы» акциясендә беренче тапкыр катнаша.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов: “кечкенә бала бик бәхетле. Теләге, омтылышы зур. Ул бик яхшы кеше булып үсәр.”
Яңа ел алдыннан һәркем тылсымчы була ала. Балалар хыялын шәхсән һәм офлайн формада–Елкажеланий. нокта.рф проекты сайтында үтәргә мөмкин. Акция икенче елның февраленә кадәр бара.
Регина Сафиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.