«Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында Татарстан китап нәшриятында балалар өчен әзерләнгән китаплар тәкъдим ителде. Быел балаларга махсус унөч басма һәм аудиокитап чыгарылган. Ә гомумән, ел саен нәшрият ике йөзгә якын исемдә әдәбият бастыра. Аларның 25кә якыны балаларга адресланган.
Рөстәм Галиуллинның хикәя герое берьюлы биш икеле алган. Әмма уйлары башка нәрсәдә, каникулларда планшетта компьютер уеннарын уйнау турында хыяллана. Шунда көтелмәгән сюрприз була. Нинди дисезме? Менә бу юмористик басмадан укып белергә мөмкин. Алинә Бикмуллинаның яңа китабы да укучыны башта көлдерә, аннары уйланырга мәҗбүр итә.
«Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында Татарстан китап нәшриятенең күчмә «Әдәби кафе»сында балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарылган басмалар белән таныштылар. Басмалар бик кызыклы, үзенчәлекле .Туган телне, сүз байлыгын яхшырак өйрәнү мөмкинлеген бирәләр. Һәрберсе ана теленә мәхәббәт уятырлык.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Барлык кешеләргә, өлкәннәргә дә, балаларга да әдәби хәзинә белән танышу мөмкинлекләре булсын иде дип тырышабыз Үзләре өчен кызык дип тапкан басмаларны сайлый алсыннар. Быел гына да без егерме исемдәге китап чыгардык. Гомумән алганда, сатуның 20 проценты балалар китапларына туры килә. Һәм без монда өметле киләчәкне күрәбез.
«Әдәби дегустация» дә укучыларның яңа әдәбият белән танышуы үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Янәшәдә генә тәм-томнар белән чәй яки кофе эчеп алырга да була. Элегрәк бу бинада кафе булган.
Мондагы кечкенә киштәләргә татар һәм рус телләрендә җиде йөз китап куелган булуына ышанасы да килми. Ә якын киләчәктә биредә дөнья әдәбияты үрнәкләре дә барлыкка килер дип көтелә.