Күптәнге хыяллары чынга ашкан — Яңа ел алдыннан һәр өйдә саф чишмә суын эчә башлаганнар. Актаныш районының Ирмәш авылында өйләр чишмә суына тоташтырылган. Әлеге саваплы эштә кемнәр башлап йөргән? Актаныштан безнең репортаж.
Ирмәш авылында олы бәйрәм, һәркемнең шатлыктан йөзе балкып тора. Берсеннән-берсе татлы-шифалы сулы чишмәләр тау битләрен камап алса да, элеккечә көянтәгә чиләк элеп, су ташыган апаларның шатлыгы эчләренә сыймый.
Өйләргә чишмә суын кертү өчен һәркем тырышкан. Тамчы тама-тама бозны тишә дигәндәй, җитәкчеләргә бер-бер артлы язылган хатлары, авыл җыеннарында әйтелгән гозерләре, ниһаять, чишелеш тапты.
Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы башлыгы
Чишмә суы торбалардан махсус кудыргыч аша китерелә. Тау битендәге чишмәләрнең суы җир астына урнаштырылган зур чаннарга тула, ә электр энергиясенә көйләнгән насос суны торбаларга кудыра.
Чаннарны эзләп табуы гына озакка сузылган, аны Апастан, хәтта Томск шәһәреннән дә кайтартканнар.
Данис Гәрәев ПМК-6 төзелеш оешмасы җитәкчесе
Гадел Маликов Ирмәш авыл җирлеге башлыгы
Авыл халкын Кыш бабай белән Кар кызы да котлады. Мәдәният хезмәткәрләре матур итеп чатыр корып , кызган табада тәмле коймак пешереп, кунакларны сыйладылар, дәү самавырда чәй кайнатып эчтеләр. Чишмәле авылның киләчәге бар.
Зифа Хәбибуллина
Киләчәктә авылда клуб, бакча, башлангыч мәктәпне берләштергән җәмәгать үзәген төзергә, юлларны тәртипкә китерергә җыеналар. Ирмәштә тормыш дәвам итә.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.