Халыкка кайтарылган исем. Мамадышта район Үзәк Башкарма комитетын һәм Татарстан Үзәк Башкарма комитетын җитәкләгән Рәүф Сабиров истәлегенә тантаналы чаралар узды. Күренекле шәхескә багышлап нәшер ителгән китапны тәкъдим иттеләр, ул хезмәт куйган бина диварына мемориаль такта урнаштырылды. Болар хакында тулырак, киләсе сюжетта.
1920нче елның 25нче июнендәге вакыйгалардан бер күренеш. Мамадышта Татарстан АССР оешу уңаеннан резолюция кабул итәләр. Мөселман бюросы рәисе Рәүф Сабиров халык белән очраша. Шул елның көзендә аны районның Үзәк Башкарма комитетының беренче рәисе итеп сайлыйлар. “Зур шәхесләр роленә керүе авыр да, җаваплы да”, — дип сөйли театральләштерелгән тамаша геройлары.
Рәүф Сабиров исеме бүгенге заман киң җәмәгатьчелегенә аз таныш. Ул вакытта Мамадыш кантоны составында булган, хәзерге Теләче районы Айдар авылында туган. 1921нче елга кадәр район Үзәк Башкарма комитетының беренче рәисе, тагын бер елдан Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә. Халык хуҗалыгын торгызу юнәлешендә иң авыр проблемаларны хәл итүдә зур хезмәт куя. Ата-аналары ачлыктан һәлак булган балаларны җыеп, ятимнәр йортлары оештыра, республикага җибәрелгән азык-төлекне бүлә, буш калган җирләрне чәчтерә. Шәхеснең исемен мәңгеләштерү максатыннан туганы Замир Петров гаиләсе зур эш башкара. Беренче эш итеп мәрхүмнең каберен эзләп табалар.
Рәүф Сабировның туганы Замир Петров: «Эзли башладык, Рәүф абый кайда күмелгән соң, дип. Архивларга запрослар җибәрәбез, берсе әйтә Казанда үтерелгән дип, Мәскәү архивларыннан җавап килә Мәскәүдә үтерелеп, Казанга җибәрелгән дип. Ходай рәхмәте белән Калуга шоссесының 24нче чакрымында, махсус объектта үтерелүе турында мәгълүмат бирделәр. Без туган авылы Айдардан бер уч туфрак алып шунда бардык.»
Петровлар гаиләсе шәһәрдәге “Туган төбәкне өйрәнү музее” фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова белән берлектә Рәүф Сабировның тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан китап бастыралар. Ул “Халыкка кайтарылган исем”е белән дөнья күрде.
Яңа китапны тәкъдир итү көнендә “Туган төбәкне өйрәнү музее” бинасы диварына Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль такта куелды.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалиев, Рәмзилә Баһаутдинова, Татарстан яңалыклары.