8-800-100-94-00
Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Урманчылыклардан һәм Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 140тан артык мобиль патруль төркемнәре булдырылды. Профилактик чара 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кискән, урманнарга зыян салган гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Шулай ук урман законнары бозылуның барлык фактлары турында экранда күрсәтелгән телефон номерына һәм «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша да хәбәр итәргә мөмкин.