Елны каршылау бәйрәмнәрендә пиротехниканы дөрес кулланмау фаҗигаларга китерергә мөмкин. Узган Яңа ел каникулларында республикада 13 кеше шулардан зыян күргән. Пиротехиканы куллана белмәү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Рейдлар оештырыла. Чаллыдагы рейдларга безнең иҗат төркеме дә кушылды.
Пиротехника сатуга рөхсәт алу гына аз – документларны тәртиптә тотарга кирәк. Бу көннәрдә белгечләр сәүдә урыннарында пиротехникага сертификатларны, инструктаж журналларын, янгын сүндерү, янгын сигнализациясе җиһазларын тикшерәләр.
Автозавод районы бүлеге өлкән инспекторы Айнур Корбанов: «профилактик рейдларда пиротехник эшләнмәләрнең рөхсәтсез сатылуы ачыкланганда, полиция хезмәткәре беркетмә төзеп, безгә тапшыра. Шундый
тикшерүләр барышында ут сүндергечләрне исәпкә алу журналының тутырылмаган булуы ачыкланды, кимчелекләр тиз арада бетерелде.
Бәйрәмнәр алдыннан иң актуаль сорауларның берсе — фейерверкларны кайда кулланырга мөмкин? Моның өчен махсус мәйданчык кирәкме?
бенгаль утларын төрле урыннарда кулланырга мөмкин. Алар өчен аерым кагыйдәләр юк. Калган пиротехника, әйтик, фейерверк, салют җайланмаларын махсус урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителә. Чаллыда мондый урыннар өчәү: Җиңү паркы, шәһәр пляжы һәм Мәләкәс елгасының яр буе.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яңа ел чыршыларын бизәү әйберләрен, шулай ук законсыз пиротехника сату урыннарын да тикшерде. Мондый рейдлар базарларда, сәүдә үзәкләрендә, скверларда һәм паркларда узды.
тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмады. Автозавод районында барлыгы 7 санкцияләнгән сату урыны эшли. Пиротехниканы законсыз саткан өчен гражданнарга 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 30-40 мең сумга кадәр штраф яный.
Диана Малярова, Сергей Вильданов, Татарстан яңалыклары, Чаллы.