Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республика табибларын бүләкләде. Роспотребнадзор белгечләре дә, медицина хезмәткәрләре дә бу көннәрдә кызыл зонада кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торалар. Бүләкләү тантанасында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Алар күптән бизәнми инде, кичке матур күлмәкләрен киеп, рәхәтләнеп ял итәргә дә вакытлары юк. Табиблар гел саклагыч махсус киемнәрдән, битлекләрдән, перчаткалардан. Вакыты шундый. Ә бүген аларның ягымлы йөзләрен бөтен республика күрә, алар рәхмәтнең иң зурысына лаек.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Казан Кремлендә пандемия башланганнан бирле атналар буе гаиләләреннән аерылып торырга мәҗбүр булган табиблар бүләкләр алды. Алар пациентлар терелеп өйләренә кайтсын өчен барысын да эшлиләр.
Валентина Калачева Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы
Пирогов орденының икенче ягына шәфкатьлелек, бурыч, фидакарьлек дэвизы язылган. Бу бүләкне быелның җәендә Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйды. Аны Гадәттән тыш хәл шартларында ярдәм күрсәткән табиблар алды. Февральдә Динә Семенова һәм аның коллегалары — илдә беренчеләрдән булып коронавирус белән авыручыларны дәвалый башладылар.
Динә Семенова Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табиб-инфекционисты
Коронавирусның тарала башлагач, Татарстан аэропортларында чит илләрдән кайтучыларның сәламәтлеген җитди тикшерүләр башланды. Бу эшне Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә башкарды һәм дәвам итәләр. Алар да бүләкләнүчеләр арасында.
Фатыйха Мотыйгуллина, Роспотребнадзорның Түбән Кама районы идарәсе баш белгеч-эксперты
Барлыгы 49 кеше хөкүмәт бүләкләре һәм президент рәхмәтләренә лаек булды. Бүләкләнүчеләрне эстрада йолдызы Эльмира Кәлимуллинада котлады. Табиблар гимнын аягүрә басып тыңладылар.
Вадим Струминский, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.
.