Яңа ел алдыннан безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте тагын бер баланың хыялын чынга ашырырга булышырга чакыра. Мөслим районыннан тугыз яшьлек Радмир Нуруллин бик начар ишетә. Балага ишетү аппараты сатып алырга кирәк. 5542 номерынаа смс хәбәр җибәреп, ярдәм итәргә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Бу көй Радмир Нуруллинга яңа тормышка юл башы булып тора. Әти – әнисе баланың начар ишетүен кечкенә чагыннан ук күреп ала. Радмир сүзләрне дә дөрес әйтә алмый, сорауларга җавап бирми. Логопед уздырган дәресләр, көндәлек китаплар уку да нәтиҗә бирми. Быел малайның ике колагының да начар ишетүен ачыклап, хроник диагноз куйганнар
Радмирның әнисе Ольга Нуруллина: «Бу авыру хроник характерда. Улыбыз армиягә дә бара алмый. Без аны кадетлар училищесына әзерләгән идек. Хәзер безнең өчен иң мөһиме – ишетүен саклап калу.»
Радмир мәктәптә яхшы укый. Дөрес, уку җиңел бирелми.
Мәктәптән малайны әтисе алып кайта. Улын юлда машина бәрдермәсен дип борчылалар.
Радмирның әтисе Радмир Нуруллин
бала инде 1-2 сыйныфтан бирле өйгә җәяү йөри, әмма без үзен генә җибәрергә куркабыз. Юлга йөгереп чыга. Ишетмәгәч, машина астында калыр дип борчылабыз.
Табиблар сүзләренә караганда, Радмирның ишетүен саклап калып була. Сөйләм телен үстерү дә мөһим.
Табиб Ольга Николаева: «югары ешлыкларны ишетеп бетерми, бу үз чиратында кайбер хәрефләрне дөрес итеп ишетергә комачаулый. Аңа колак аппараты сатып алырга киңәш итәбез. Өстәвенә, аппарат заманча булырга, автомат режимда эшләргә тиеш.»
Радмир халык биюләре белән мавыга, конкурсларда дипломнар белән дә бүләкләнгән. Тик көйне ишетеп бетермәгәч, ритмны туры китерә алмый.
Яңа ел бәйрәме алдыннан нәни баланың зур хыялын бергәләп тормышка ашыра алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар! Аппарат сатып алу өчен 260 мең сум акча кирәк. 5542 номерына смс хәбәр җибәреп, үз өлешеңне кертергә була. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Рәмзил Мигранов, Татарстан яңалыклары.