Татарстанда 2 меңгә якын полиция хезмәткәре Яңа ел төнендә куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Шулай ук җәмәгать тәртибен саклауга Россия гвардиясе, сак предприятиеләре , муниципаль хезмәткәрләр, халык дружиналары җәлеп ителә. Бөтен чыршы шәһәрчекләрен кинологлар тикшерә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Яңа елга 30-дан артык төп урам һәм мәйданнар бизәлгән, 12 паркта Яңа ел чыршылары куелган. Татарстан башкаласында барлыгы 130 чара планлаштырылган.