«Татнефть-Арена» сараенда Республика Яңа ел чыршысы узды. Балаларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул узып баручы елның вакыйгаларга бай булганын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелгәнен искәртте. Быел Яңа ел чырышысының төп темасы — игелек. Игелекле, мәрхәмәтле кешеләр тарихы.
Бәйрәмгә бөтен республикадан 8 меңнән артык бала чакырылган. Алар предмет олимпиадалары, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар. Балаларның күңелен ачарга «Dabro» төркеме килгән.