Нәниләргә дә, өлкәннәргә дә Яңа елга – күркәм бүләк. Балык Бистәсе районының Биектау авылында яңа балалар бакчасы ачылды. Шулай ук яңа клуб белән күпфункцияле үзәк тә ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын хәбәрчебез дә уртаклашып кайтты.
Якуповлар гаиләсе яңа балалар бакчасының күз явын алырлык итеп матур бизәлешенә соклана. Алар өчен дә, авылдашлары кебек үк, ул Яңа елга көтеп алынган бүләк булды – гаиләдә дүрт бала үсә, икесе яңа бакчага йөри.
Балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән. Аны төзүгә иганәчеләр булышкан. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга барлык мөмкинлекләр тудырылган. Күпфункцияле үзәк тә халыкка бик кирәкле.
Ә яңа клубта авыл үзешчәннәренең беренче концерты булды. Аларга да мөмкинлекләр артты.
…Мурат Метшин, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Балык Бистәсе районы.