Быел гриппка каршы ике миллионнан артык кеше прививка ясаткан. Вакцина ясау рәсми рәвештә төгәлләнде, аның нәтиҗәләре турында Роспотребнадзор идарәсендә сөйләделәр. Белгечләр мәгълүматларына караганда, 2020 елга билгеләнгән план үтәлгән. Прививка ясатучыларның гомуми саны барлык татарстанлыларның 60 процентын тәшкил итә. Ә хәзер яңа кампания – коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау чоры җитте. Әмма аны ясатырга теләүчеләргә, гриппка каршы вакцинадан соң, бер айлык тәнәфес кирәк, дип искәрттеләр ведомствода.