Казан урамнары буйлап 5 нче маршрутта Яңа ел троллейбусы йөри башлады. Пассажирларга могҗизалар бүләк итүче транспортны Кыш бабай йөртә, ә Кар кызы- кондукторны алыштырган.
Кыш бабай белән Кар кызын күреп, өлкәннәр дә, балалар да сөенә. Бик кызынсынучыларны тәм-том белән дә сыйлыйлар. Пассажирларның кәефләрен төрле юллар белән күтәрәләр. Яңа елны каршылау алдыннан салонда дәртле бәйрәм җырларын да яңгыратырга вәгъдә итәләр.