Татарстанда нәшер итүчеләр һәм басма продуктларны таратучыларның бердәм ассоциациясе булдырылачак. Берләшмә әгъзалары матбугат басмаларын ваклап сатуны заманчалаштырырга планлаштыралар.
Документларны республика Журналистлар берлегендә имзаладылар . Ассоциация президенты итеп «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланды. Берләшмә составында әлегә 14 шәхси һәм дәүләт оешмасы бар. Типографияләр, нәшриятлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре бергә басма базарын киңәйтергә һәм алар белән халыкны тәэмин итәргә җыеналар. Ничек? Бу турыда киләсе утырышларда фикер алышачаклар. Алар киләсе елда берләшмәнең уставын теркәгәннән соң узарга тиеш.