23 декабрьдэн алып 30ына кадәр Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы «Мендәр әкияте” спектакле премьерасы күрсәтелә. Тамаша алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә.
Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына алып керә. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә ала. Бер-берсе белән могҗизалар тулы илләр, җәнлекләр турында сөйләшәләр. Гадәти булмаган сюжетның авторы — Олжас Жанайдаров, режиссеры – Рамил Гәрәев.
Фәннүр Мөхәммәтҗанов- Г.Камал театры артисты