Коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләре яңа фатир ачкычларын алды. Чаллыда социаль ипотека буенча төзелгән йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшырдылар. Табиблар һәм шәфкать туташларыннан тыш, бюджет өлкәсендә эшләүче башка хезмәткәрләр дә торак шартларын яхшыртты. Күбесе «Яшь гаилә» республика программасы буенча фатир алды.
Кечкенә Гадел яңа фатирда үзенчә тәртип урнаштыра башлаган. Ни дисәң дә, абый бит. Хәзер биш яшьлек энесе Данил белән үз бүлмәләре бар. Моңарчы Дәүләтгалиевлар дүртәүләп тар фатирда яшәгәннәр.
Айрат Дәүләтгалиев: «Фатир алганчы ГЭС бистәсендә бер бүлмәле фатирда дүртәү яшәдек. Хәзер балаларның үз аерым бүлмәсе.
Дәүләтгалиевлар яшь гаиләләргә торак программасы буенча фатир алды. Республика Президенты карары буенча хәзердән башлап социаль ипотека буенча торакны бюджет өлкәсеннән тыш, шәхси компанияләр хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә ала ала. Гариза бирүгә үк фатирлы булу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков: «35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә, ире яки хатынының кайда эшләвенә карамастан, торак алуга чиратка басарга мөмкин. Элек бу мөмкинлектән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана ала иде.»
Яңа йортта бу программа буенча 63 нче комплекста 6 гаилә фатир алган. Алтмыштан артык гаилә чиратта тора. Дәүләтгалиевларның күршеләре – Шәмсетдиновлар. Гаилә башлыгы Айнур шәһәр хастаханәсендә хирург булып эшли, кызыл зонада да була. Яңа фатир грант алган табиб буларак бирелде. Бу микрорайонда социаль объектлар да актив торгызыла. Чиратта-балалар бакчасы.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «2021 елның 1 сентябренә балалар бакчасы төзелеп бетәргә тиеш. Әлеге балалар бакчасына барачак балаларның әти-әниләреннән гаризалар көтәбез. Якындагы 2-3 елда без 65нче комплекстагы кебек ике бассейнлы яңа мәктәп төзергә җыенабыз.»
Социаль ипотека программасында катнашучылар 63 нче микрорайонда киләсе өй туен инде киләсе атнада ук билгеләп үтәргә планлаштыралар. Яңа йорт салынып беткән.
Эльмира Гайнетдинова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.