Татарстан файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча Россиядә дүртенче урынны алды. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.
Бер кешегә уртача 27 квадрат метрдан артык торак туры килә. Россия буенча бу күрсәткеч бер квадрат метрга диярлек кимрәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, нәтиҗә иң зур булмаса да, Идел буе федераль округы буенча беренче урынны алырга мөмкинлек биргән. Агымдагы елда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы барлыгы 50 республика программасын һәм 6 илкүләм проектны тормышка ашырды.