Яңа төзелешләргә ташламалы ипотека программасын озайтырга. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы һәм стратегик үсеш һәм милли проектлар советының уртак утырышында әнә шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Утырышны видеоконференция элемтә режимында Владимир Путин уздырды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының төзелеш буенча эш төркеме җитәкчесе булып тора. Ул төбәкләргә капиталь ремонт буенча акчаны тотуга рөхсәт сорады. Күпфатирлы йортлар үзләре ремонт өчен акча туплый, бу акчаларны тотуны контрольдә тоту мөмкинлеге юк. Татарстан Президенты махсус исәп-хисапларны төбәк операторында гына ачарга тәкъдим итте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов төзелеш өлкәсендә хезмәт миграциясе темасын да кузгатты. Апартаментларда яшәүче гражданнарның мәнфәгатьләрен дә якларга тәкъдим ителде.