Салават күпере торак комплексында тагын бер торак йорт сафка басты. Социаль ипотекага төзелгән йортта 255 гаиләгә фатир ачкычлары бирелде. Биредә яшәүчеләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. Фатир алучыларның шатлыгын безнең иҗат төркеме дә уртаклашты.
Көтеп алынган иркен үз фатирың. Бу турыда һәр яшь гаилә хыяллана. Грант откан яшь табиб гаиләсенә дә әлеге бәхет елмайды.
Кадыйровлар яшь гаиләләр өчен программа буенча фатир алды. Яңа елны яңа фатирда каршыларга әзерләнәләр.
Яңа төзелеш барысына — яшь гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә дә уңайлы. Тасманы кисү Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Зинаида Ямановага тапшырылды.
Казанның ике йөз илледән артык кешесе яңа фатирга күчте.Алар — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, ятим балалар, грант алган табиблар. Фатирларда барлык кирәкле әйберләр: сантехникадан алып мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасына кадәр бар.
Фәнис Мөхәммәтов, Зәринә Сәйфетдинова, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.