“Моңнарымны бирдем халкыма”. Күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышлап, мәдәният министрлыгы, республика милли музее шундый исем белән ункөнлек игълан итте.
Композиторның туган көнендә композиторның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр салынды. Офланй-онлайн режимнарда тантаналы программа тәкъдим ителде. Музейда “Сәнәгатьтә Сәйдәшев образы” дигән күргәзмә ачылды.
Бүген социаль челтәрләр аша “Без кабызган утлар” дип исемләнгән онлайн-концерт күрсәтелә. Салих Сәйдәшевка багышланган ункөнлектә милли музейда, башкала мәдәният йортларында, балалар музыка мәктәпләрендә Биектау районының Өбрә авылында композиторның әсәрләре яңгыраячак, әдәби-музыкаль композицияләре дә күрсәтеләчәк. 16 декабрьдә композиторны искә алу чаралары оештырыла.