Яңа ел якынлаша — авыл хуҗалыгы министрлыгында бәйрәм алдыннан киләсе ел символы-үгезләр үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиегә пресс-тур оештырылды. Уникаль токымлы үгезләрне Биектау районында үрчетәләр. Безнең республикада үстерелгән элиталы токымлы үгезләр сәламәт булулары һәм үзенчәлекле холыклары белән аерылып тора.
Иң яхшы, иң чиста токымлы үгезләрне аристократлар нәселеннән дип әйтергә була. Биредә токымлы үгезләр үстерәләр. 2021 ел символының холкы нинди? Тышкы кыяфәткә көчле, тыныч, тиктормас үгез. Әлеге хуҗалыкта бу хайваннарны нәселне дәвам итү өчен үстерәләр. Хәзерге вакытта нәсел предприятиесендә төрле токымлы 60 баш үгез исәпләнә.
Татарстанда берничә токымлы нәсел үгезләре үрчетелә. Алар белгечләрнең даими күзәтүендә торалар. Тугач та кушамат тагалар. Голштин токымлы Америка үгезенә Айрон исемен кушканнар. Хәзер аның өч мең алты йөз нәсел дәвамчысы бар. Сыерларның барысы да көр, нык, яхшы сыйфатлы мул сөт сөт бирәләр. Селекционерларның әйтүләренчә, бу сыерлар озын гомерле дә.
Үгезләрне биредә җентекләп күзәтеп торалар. Хәтта кышын да алар саф һавада йөри, ә төнлә җылы каралтыда торалар. Расписание буенча балансланган туклыклы азык ашаталар.
«Элита» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннур Зарипов: «Бу үгезләрне бәяләү чикләре бар.Физик хәлләре даими контрольдә тотыла. Тукландыру рационын да белгечләр гел тикшертеп, яңартып торалар.»
Орлык сыеклыгының сыйфаты лабораториядә тикшерелә. Селекционерлар иң яхшы үрнәкләрне сайлап ала. Нәселле маллар үрчетү өчен бу бик мөһим.