Яңа ел алдыннан Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы чын әкияти дөньяга әйләнә. Ел саен авылның йөзләгән гаиләсе йорт яны территориясен бизи, өстәвенә, һәркем үзенчәлекле, кызыклырак булырга тырыша. Биш еллык традицияне җирле агрофирма җитәкчесе башлап җибәргән. Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә бирелә. Бу хакта тулырак безнең сюжетта.
Хафизовлар йорты алдындагы территориядә берьюлы берничә әкият геройлары урын алган. Мич башында утыручы Емеля, чыршы астында утыручы чибәр Настенька, төрле җәнлекләр. Барлык фигураларны да диярлек Радик һәм Гөлназ кардан ясаганнар. Аларның бөтен эшенә бер атнага якын вакыт киткән.
Узган ел Хафизовлар Буратино һәм аның дусларын катырып беренче урынны алганнар, печән чапкыч отканнар. Ә менә Венера Сафина конкурста беренче тапкыр катнаша. Кардан сыннарны оныгы өчен ясый башлаган. Әкият шәһәрчеге барлыкка килүен үзем дә аңламый калдым ди.
Салиховлар капка төбендә исә “чын кеше” фигуралары, үгез җигелгән арба урын алган. Каркасы агачтан ясалган үгезгә чын тире япканнар, башын беркеткәннәр, мөгезе дә тора.
Салиховлар мондый креатив алым конкурста беренче урынны алырга ярдәм итәр, дип өметләнә. Ә катнашучылар бик күп – авылда өч йөзгә якын гаилә йорт яны территориясен бизәгән.
Авыл үзәге дә чын мәгънәсендә балкып тора. Биредә бөтен нәрсә — хәтта газүткәргеч торбалар да яктырткычлар белән бизәлгән. Сүз уңаеннан, Яңа ел традициясенә җирле агрофирма җитәкчесе Борис Гафуров нигез салган. Моннан тыш, ул инде 5нче ел һәр йортка бушлай яңа ел чыршылары өләшә.
Конкурс нәтиҗәләре 20нче декабрь көнне билгеле булачак. Чынлылар әйтүенчә, Яңа ел атмосферасы авылда язга кадәр саклана.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.