2021 елда республикада пенсияләр түләү 4 нче гыйнвардан башлана. Түләүләр почта элемтәсенең республика бүлекчәләренең эш режимын исәпкә алып башкарыла. Пенсия акчасы эш көннәрендә дә, бәйрәм көннәрендә дә китерелә. Киләсе елның 1-нче гыйнварыннан банк картасына пенсия алучы республика халкына түләүләрне күчерү «Мир» милли түләү системасы карталары аша башкарыла, дип хәбәр итә Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.