Тәүлегенә 28 литрга якын сөт бирә торган сыерлар. Түбән Кама районының Ширәмәт авылында шундый маллар булган кечкенә ферма эшләп килә. Аның хуҗасы – Сергей Фролов. Ир-ат хуҗалыгын 3 ай элек ачып җибәргән. Фермерның беренче уңышларын Түбән Камадагы хезмәттәшләребез дә күреп кайтты. Гүзәлия Фролова – хайваннарны җан җылысын биреп карый. Тәмле итеп ашата, сөтләрен сава, асларын җыештыра. Хатын-кыз сөйләвенчә, сыер асрау җиңел эш түгел. Кечкенә фермаларны төзү програмасы буенча Фроловлар гаиләсенә 400 меңне дәүләт бирә. Әлеге проектка 2 баш сыеры булган һәркем керә ала. Фроловларның кечкенә хуҗалыгында төп продукт ул – сөт. Каймак белән эремчекне үзләре өчен генә җитештерәләр.