Буа районы Әхмәт авылы мәдәният йортында Яңа ел алды мастер-класслары оештырыла — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Буа районы Әхмәт авылы мәдәният йортында Яңа ел алды мастер-класслары оештырыла

22.12.2020

Тиздән яңа ел җитә. Шул уңайдан Буа районының Әхмәт авылы мәдәният йортында  Яңа ел прәннекләре ясау  һәм чыршы бизәү буенча  мастер-класслар оештырыла башлады. Аларның берсендә безнең иҗат төркеме дә катнашты. Яңа ел прәннекләре ясау өчен өстәлдә барысы да әзер, фантазияңне эшкә җигеп, төрле фигуралар кисәсе бар. Балалар үзләре дә эшне ничек башларга икәнлеген белә, чөнки мондый мастер-класс мәдәният йортында беренче генә үткәрелми. Көзге каникуллар вакытында укучылар биредә еш “кунак булганнар”.

Әдилә Әхмәтшина: “Безне Гөлназ апа баштан ук, беренче көнне үк яшьте. Без анда төрле көнне төрле әйбер эшләдек. Беренче көнне пицца пешердек, капкейклар, икенче көнне ул безгә күңелле стартлар оештырды. Без бергәләп уеннар уйнадык. (00:30) Безгә бу бер атналык каникул бик ошады. Рәхмәт бик зур Гөлназ апага, тагын шундый күңелле, кызык каникуллар булыр дип көтәбез”

Новости СМИ2

Гөлүсә Сираҗева, авылда яшәүче: “Балаларыбызны, оныкларыбызны көзге каникулда күрә дә алмадык. Компьютерлар да читкә күчте, телефоннар да читкә күчте безнең. Бернәрсә кирәкмәде. “Әни, кайчан Гөлназ апа килә? Кайчан безгә нәрсә үткәрә?” Аннан кайткач инде бик күп мәгълүмат кайта иде безгә. Бик каты яратып сөйлиләр иде, нәрсә эшләгәннәр. Һәр көнне бер бәйге үткәрә иде. Анарга рәхмәт яусын”

Әзер прәннек фигуралары мичтә кызарган арада балалар Яңа ел чыршысын бизәп куйдылар. Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Әмирханова сүзләренчә, егет-кызлар һәр чарага бик теләп йөриләр. Ә алар монда еш үткәрелә.

Гөлназ Әмирханова, мәдәният йорты мөдире: “Безнең балалар даими сорап, кайчан клубка барабыз, нәрсә үткәрәбез дип, шушылай сорап торганнан соң, без алар белән Яңа елга багышлы менә шундый прәннекләр эшләргә булдык. Балалар да, аларның әти-әниләре дә безгә даими булышып торалар, рәхмәт аларга. Бер әйткән эштән дә баш тартмыйлар, әйткән эшләребезне үтәп баралар, балаларын да шулай мастер-классларга җыеп, мәктәптән сорап, клубка озаталар инде алар. Бик зур рәхмәт әйтәсе килә аларга да”

Авыл мәдәният йорты балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә төрле юнәлешләрдә актив эш алып бара, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә.

Новости СМИ2

Динә Абдрахманова, Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы: “Туган якларын искә алып сагынучылар шушы Инстаграм, социаль челтәрләр аркылы авылның эшчәнлеге, мәдәният йортының эшчәнлеге турында һәрвакытта да алар танышып баралар. Һәм инде без күрәбез, аның эшчәнлеге белән алар һәрвакытта да канәгать. Шундый матур ягымлы комментарийлар язалар. Һәрвакытта да авылга җан керде, диеп. Авыл халкы аңа рәхмәтен үзен күргәндә дә җиткезеп тора, шушы социаль челтәрләр аркылы да җиткезеп тора.”

Кар бөртеге, чыршы формасында булган Яңа ел прәннекләрен балалар төрлечә бизәделәр, эш барышында бәйрәм алды атмосферасына чумдылар.

Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

 

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Милли сәүдә маркасы унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин белән әңгәмә

Милли сәүдә маркасы унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин белән әңгәмә

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы була

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы була

Башкаланың Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 24 декабрьдә ачыла

Башкаланың Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 24 декабрьдә ачыла

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+