Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы һәм төп имтихан гадәти срокларда узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры елны йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде. Исегезгә төшерәбез, узган ел укучылар дистанцион укыту форматы сәбәпле, имтиханнарны тапшырмаган иде. Хәзерге вакытта, уку процессы тиешле график буенча бара, шулай булгач, йомгаклау тестын үткәрү даталарын күчерү өчен бернинди сәбәп тә юк, дип белдерде Илсур Һадиуллин. Шулай ук мәктәпләрдә кайнар аш белән туклану темасына да тукталды. Хәзер бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә — төшке ашны оештыруга ата-аналар контроле булдырыла.
Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры