Хөкүмәттә 2020 елга республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча утырыш узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты. Бюджет үтәлеше һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Илнең финанс министры республикада икътисадның актив үсешен һәм илкүләм проектларның уңышлы гамәлгә ашырырылуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Антон Силуановны нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың социаль-икътисадый мөмкинлекләрен ныгытудагы хезмәтләре өчен ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләде.
Радик Гайзатуллин ТР Финанс министры