Казан Кремлендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы чараларына йомгак ясалды. Оештыру комитеты утырышын президент Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Республиканың бер гасырлык тарихына багышланган тантаналар төрле форматта узды. Барлыгы 14 меңнән артык чара оештырылган. Бәйрәм тантаналары тарихка яңача караш формалаштырырга, төрле буын вәкилләренең батырлык үрнәкләрен искә алып, бәяләү мөмкинлеген бирде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.