Татарстан Президенты ярдәме һәм Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән Татарстан китап нәшрияты татар телле урта белем бирү мәктәпләре өчен тематик плакатлар әзерләде.
Мәктәп укучылары өчен белем бирү юнәлешләре буенча татарның күренекле фән һәм мәгариф эшлекләре сүрәтләнгән плакатлар бик кирәкле. Алар арасында дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, филологлар, татар әдәбияте классиклары, тарихчылар, медицина, химия өлкәсе фән эшлекләре бар. Һәр плакатта атаклы шәхеснең яшь буынга үгет-нәсыйхәт рәвешендәге канатлы сүзе бирелгән, шулай ук, тулырак мәгълүмәт алу өчен, Википедиягә юллый торган QR – код та урнаштырылган.
Илдар Сәгъдәтшин татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы, “Татарстан китап нәшрияте” генераль директоры
Илшат Исхаков проектның дизайнеры, Россия Федерациясе дизайнерлары берләшмәсе әгъзасы