Актаныш районы быел республикада иң күп ашлык җыеп алган төбәкләрнең берсе. Бу терлекчелектәге күрсәткечләрне яхшырту мөмкинлеген бирә. Иң зур чәчүлек мәйданы булган “Тамыр” хуҗалыгында быел һәр гектардан 40ар центнер икмәк җыеп алганнар. Киләсе ел уңышына ныклы нигез салынган. Хәзер җылытылган остаханәдә техника ремонтлау тәмамланып килә. Ә терлекчелекне үстерүгә игьтибарны арттырасы бар әле. Хуҗалыкта узган семинарда район башлыгы да моны искәртте. Ә мөмкинлекләр җитәрлек, заманча каралтылар, азык эшкәртү цехы бар, тәҗрибәле белгечләр эшли. Малларның рационын витаминнар белән баетып бирүне оештырырга тәкъдим ителде.