Горький исемендәге Яшел Үзән заводына 125 ел тулды. Ул Россиянең иң эре һәм стратегик яктан мөһим судно төзү предприятиеләренең берсе. Шушы вакыт өчендә биредә 1500дән артык төрле класслы диңгез һәм елга корабы һәм суднолар төзелгән.
Горький исемендәге заводның юбилеена багышланган тантаналы чаралар Яшел Үзәндә кичә үткәрелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.