Казандагы 18нче хастаханәгә олы шәхес, профессор, табиб-Камил Зыятдинов исеме бирелә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Казандагы 18нче хастаханәгә олы шәхес, профессор, табиб-Камил Зыятдинов исеме бирелә

17.12.2020

Казан шәһәренең «18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» Россия федерациясенең  һәм Татарстан республикасының  атказанган табибы, профессор, хастаханәгә нигез салучы Камил Зыятдинов исеме бирелә. Бу хакта карарны Татарстанның Премьер- министры имзалады.  Бер ай эчендә министрлык хастаханә Уставына үзгәрешләр кертергә тиеш. Сәламәтлек саклау учреждениесенә профессор Камил  Зыятдинов исемен бирүне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән. Татарстан медицинасы тарихында якты эз калдырган шәхеснең тормыш юлын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан барлады.

Җилкәннәр җилдә, ә кеше тормышта сынала, диләр. Камил Шәһәретдин улы да  сынаулардан  чыныгып үсә.  9 балалы гаиләдә  6нчысы булып туа ул. Аның тормышында очраклы уңышлар юк диярлек. Гади генә авыл малае Сәламәтлек саклау  министры дәрәҗәсенә үсеп җиткән икән димәк ул, кечкенәдән үк үҗәтлек, тырышлык һәм әлбәттә  әнисе Шәмсебанат һәм әтисе Шәһәретдинең үз үрнәгендә тәрбияләү нәтиҗәсе.

Новости СМИ2

Раил Зыятдинов «Татплодоовощпром» концерны җитәкчесе

Башкаланың 9нчы хастаханәсендә  табиб-хирург булып эшли башлаган Яшь белгечне  аның туган ягы Буага җибәрәләр. Район хастахәнәсендә хирург аннан, поликлиника мөдире булып эшли.  Эшли дип әйтү дә дөрес булмас, Камил абыйның яраткан эше ул яшәү рәвеше була. Эшеннән  тәм таба. Тәҗрибә туплаган белгечне Казанга чакыртып алына һәм Баш табиб яңа  хастаханәгә дип җан атып йөри башлый.

Раил Зыятдинов «Татплодоовощпром» концерны җитәкчесе

Шагыйрь җанлы табибның үлеме дә аяз көнне яшен суккан кебек, кинәт булды. 64 яшен тулып кына киткән көннәрдә Шәһәретдин улы Камилнең  йөрәге тибүдән туктый.

Новости СМИ2

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә эше калсын

Новости СМИ2

Мең яшәрлек имән булып.

Нәкъ әлеге шигырьдәгечә үзе китсә дә күпме игелекле эше калды. Үзе төзегән  хастаханәдә ул баш табиб булып эшли. Димәк, дистә еллар буе халыкка хезмәт иткән медицина учреждениесенә Камил Зыятдинов исеме бирелү бик дөрес карар.

Ринат Җәләлдинов 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы

Раил Зыятдинов «Татплодоовощпром» концерны җитәкчесе

Кеше үз гомерендә бик күп мөһим карарлар кабул итә, хәлиткеч гамәлләр кыла, нәрсәдер үзгәртә, ә кайвакыт әйләнә-тирәдәгеләр тормышына зур йогынты ясый. 13 ел Камил Зыятдинов та Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында җитәкчелек итеп, Татарстан медицинасын уңай якка үзгәрткән кеше. Аның җитәкчелегендә Татарстанда яңа медицина технологияләрен гамәлгә кертү һәм республика сәламәтлек саклау өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү буенча күп санлы проектлар гамәлгә ашырыла, табиблык амбулаторияләре һәм тәүлек буена эшләүче ашыгыч медицина постлары челтәре үсеш ала, медицина персоналын өзлексез рәвештә һөнәргә өйрәтүнең бердәм системасы булдырыла, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән хезмәттәшлек урнаштырыла.

Камил Зыятдинов өчен тормышта иң мөһиме һәрчак кешеләрне кайгырту, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин һәм ышанычлы  булуын тәэмин итү булды.

Камил Зыятдинов исемен мәңгеләштерү максатыннан моңа кадәр дә бик күп күркәм гамәлләр эшләнеп килде.Әйтик   Татарстан республикасы  табибларының Камил Зыятдинов исемендәге еллык конференциясе.  Халыкара мәгълүмат академиясе, Медик-техник фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия медицина җәмгыте президиумы әгъзасы, Гуманитар фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты  булган Камил Зыятдинов сәламәтлек саклауны оештыру проблемаларына багышланган 250 дән артык фәнни эш авторы.

Фәридә  Булатова 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары

Камил Зыятдиновның игелеге тигән кешеләр бик күп. Ул җитдилек таләп иткән җитәкче вазыйфаларында  эшләсә дә. Күңеле белән сабый бала кебек ихлас. Гади иде. Һәрвакыт туган районына ярдәм итеп яшәде. Буа якташлык җәмгыятен оештыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе.

Ирек Закиров “Татагропромстрой” оешмасы җитәкчесе

“Арктика” боз сарае  аның булышлыгы белән төзелгән. Биредә ел саен  Буа якташлык җәмгыяте тарафыннан  Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турнирлары үткәрелә.

Раил Зыятдинов»Татплодовоощпром» концерны җитәкчесе

Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлангач та тулай торак һәм административ корпус капиталь төзекләндерелә, академияне мәгълүматлаштыру юнәлешендә дә бик күп эш башкарыла.

Якташлары да горурлана затлы Зыятдинов нәселендә үскән берсеннән-берсе туган җанлы шәхесләр белән. Камил  һәм абыйсы Раил  белән авыл – тарихын, анда яшәгән халыкның яшәешен чагылдырган китап чыгарганнар иде.  Ул “Әлки ядкәре” дип атала. Бер карашка, китапта Татарстанның гади бер авыл язмышы сүрәтләнә кебек. Тик диккатъләп укысаң, анда ил язмышы – авыл халкының милләтен, телен, динен саклап калу өчен тырышулары, ачлык, сугыш елларында да авырлыкларга бирешмичә, хезмәтнең тәмен белеп, бердәм яшәүләре хакындагы мәгънә ярылып ята.

Ирек Закиров “Татагропромстрой” оешмасы җитәкчесе

Кешеләрне сүз белән дәвалаучы әдәбият-сәнгать әһелләре белән дә гел аралашып яши торган була Камил Зыятдинов. Хәтта  Мордовиядә Һади Такташ исемендәге музей салдыра. Ачылу тантанасында Такташ шигырьләрен укый.

Ак чәчәкләр ява, дөнья матур.

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела…

Мөршидә Җиһан. Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (17.12.20)

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә – уңайлыклар

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә – уңайлыклар

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (17.12.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+