Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышында кеше исеме гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш, дип әйтелде.
Нәзарәт татар исемнәренең яңартылган китабын әзерли. Басмада мәгънәсез ясалма исемнәр төшеп кала. Гарәпчә мәгънәсе матур булса да, шәригать күзлегеннән караганда кушарга ярамаган исемнәр дә бар. Гыйнварда узарга тиешле киләсе утырышка казыйлар барлык исемнәрне өйрәнеп, тәкъдимнәрен туплап килергә сөйләштеләр. Исемнәр китабы казыйлар шурасы тәкъдиме белән Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортында басылып, имамнар, әти-әниләр, киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.