Татарстанда азык-төлек товарларына бәяләрнең нигезле булу мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия эшли башлады.
Аны республика прокуратурасы ачты. Шалтыратулар тәүлек буе 18-нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Әгәр бәяләр арттырылган дип шикләнсәгез, мәгълүматны Казанда 291-18-65 һәм 291-18-81 телефоннарына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Алынган мәгълүмат күзәтү чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланыла.