Музыкаль-гамәли технологияләр кафедрасы — Казан консерваториясендә иң яшьләрнең берсе. Узган ел ул беренче ун еллык юбилеен билгеләп үтте. Ун ел эчендә бик күп эшләр башкарылды. Студентларны — менеджмент, музыкаль журналистика, тавыш режиссурасы кебек кирәкле белгечлекләргә укыту фикере 2008 елда ук туа. Төрле белем бирү юнәлешләрен берләштерү өчен кафедраны «Музыкаль-гамәли технологияләр кафедрасы» дип атарга карар кылынды.
Әгәр кафедра «Махсус фортепиано кафедрасы» исемен йөртә икән, студентларның нәрсә белән шөгыльләнүләре һәркемгә аңлашыла. Ә музыкаль-гамәли технологияләр кафедрасында нәрсәгә өйрәтәләр? Кафедрада төрле: музыкаль журналистика, музыкаль менеджмент, музыкаль тавыш режиссурасы һәм музыкаль педагогика юнәлешләре берләшкән. Болар яңа юнәлешләр абитуриентлар һәм булпачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызыклы юнәлешләр булып чыкты.
Яшь кафедрада талантлы педагоглар гына түгел, ә чын профессионаллар — журналистлар, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгечләр, менеджерлар һәм музыкаль тавыш режиссерлары эшли.
Елена Николаевна Һадиева-кафедра мөдире, доцент, сәнгать белеме кандидаты. 10 ел музыка-гамәли технологияләр кафедрасын җитәкли. Актив публицистик эшчәнлек алып бара, лекторлык эше белән шөгыльләнә, конференцияләр һәм форумнарны актив оештыра.
Ольга Викторовна Скепнер-доцент, сәнгать белеме кандидаты. Ольга Скепнер исеме һәр музыкантка, бигрәк тә джаз сөючегә билгеле. Ул «Сандецкий усадьбасында Джаз», «Отель Девильль» һәм «Брауншейгские диагонали» проектлары авторы. Зур халыкара фестивальләр оештыруда зур тәҗрибә туплаган.
Кафедраның исеменә үк гамәли технологияләр нигез итеп алынган. Димәк, беренче курстан, беренче дәресләрдән башлап, студентлар консерватория үткәрә торган чараларда катнашырга тиеш. Практик эшкә керешәләр. Аларга бу бик җиңел түгел, менеджерларга гына түгел, ә музыкадан ерак – икътисад, финанслар һәм кредит кебек фәннәрне сайлаган менеджерларга да авыр. Аларга конференциядә кунакларны кабул итәргә, конкурсларны оештыруда катнашырга туры килә. Алар бу конкурсларны алып баралар, пресс-релизлар, консерваториядә узган концертлар турында мәгълүматлар чыгаралар. Икенче яктан караганда, бу яхшы да. Практика күрсәткәнчә, чыннан да, белгеч булырга теләп киләләр, яхшы укыйлар.
Яңа белгечлекләрләр студентлардан заманча кызу ритмны таләп итте. Алар беренче курстан ук һөнәр серләренә җитди карады: конкурслар, фестивальләр, концертлар үткәрүдә катнаштылар, шәһәр һәм республиканың мәдәни вакыйгаларын актив яктырттылар, журнал һәм газеталар редакцияләрендә булдылар, консерваториянең иҗади коллективлары белән гастрольләргә бардылар, вакыйгалар урыныннан репортажлар алып бардылар, телевидение өчен сюжетлар әзерләделәр.
Уку процессында иҗади проектлар бик мөһим роль уйный, чөнки безнең студентлар – иҗади кешеләр. Беренчеләрдән булып опрера һәм балет Академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе Жанна Мельникова тәкьдим иткән проект булды. Безнең укучылар тәнкыйтьчеләр, артистлар белән очрашу, премьераларга, генераль репетицияләргә бару мөмкинлеген алдыл. Шулай ук Татарстан Дәүләт оркестры белән хезмәттәшлек дә мөһим роль уйнады. Гастрольләргә килгән артистлар белән аралаштылар. Матбугат конференцияләрендә, матбугат чараларында катнаштылар, бөтен процессны якыннан күрделәр. Һәм, әлбәттә, алар консерватория белән уртакн проектларны яктыртуда бик актив катнашалар, чөнки бу аларның туган югары уку йорты. Алар бу чараларда бик теләп эшлиләр, материаллар язалар, интервьюлар ясыйлар. Аерым алганда, Альбина Шаһиморатова, Элисо Вирсаладзе, Денис Мацуев, Александр Князев һәм башка сәнгать осталары белән әңгәмә ясау мөмкинлеге бар иде. Бу бик мөһим стимул, яшь авторлар, менеджерлар өчен көчле мотивация, чөнки алар нәрсәгә омтылырга, нәрсәгә якынаерга кирәклеген күрә.
Студентлар-менеджерлар уку вакытта волонтерлар сыйфатында төрле чараларда катнаша, күп кенә кызыклы диплом проектларын тормышка ашыралар. Аларны тормышка ашыру өчен мәйданчык булып Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, Казан консерваториясе, Кече сәнгать академиясе, «Угол» иҗат лабораториясе заллары торды. Кайбер программалар Ижауда, Яр Чаллыда күрсәтелде.
Кафедра мөдире Елена Хадиева: «Музыка менеджментының үз спецификасы бар, ул академик музыка өлкәсендә музыкаль проектлар булдыра һәм тәкъдим итә. Күп санлы тыңлаучылар мәнфәгатьләре өчен эшлиләр. Безнең студентлар шуның белән шөгыльләнә дә инде.»
Кафедраның өлкән укытучысы Илнар Шәйдуллин: «Безнең «музыка тавыш режиссеры« һөнәрендә музыка сүзе алгы планда тора. Музыкатавыш режиссерлары югары уку йортларында белем ала.. Без монда нәрсә белән шөгыльләнәбез? Музыка дисциплиналарының бөтен исемлеге — сольфеджио, гармония, партитуралар уку. Музыка тавыш режиссеры башкаручы белән әсәрне интерпретацияләү өстендә эшли, яхшырак уйнарга кирәклеген күрсәтә».
Укуга концерт залларында тавыш режиссерлары, тавыш операторлары булып эшләүче студентлар килә. Чөнки алар инде күнекмәләргә ия — югары белем алырга телиләр.
Музыка тавыш режиссерлары концерт залларында да эшлидәр.
Музыкаль-гамәли технологияләр кафедрасы укытучылары эшендә Россия югары уку йортларында – Санкт-Петербург университетында, Мәскәү Заманча сәнгать институтында, Казан федераль университетында булган традицияләргә йөз тота. Конференцияләр, мастер-класслар үткәрелә, әйдәп баручы музыка менеджерлары, журналистлар, тавыш режиссерлары чакырыла.
Безнең кафедраны тәмамлаучылар бик кирәк. Мәдәният идарәсендә, Татар опера театрында, Россиянең Зур театрында, Татар Дәүләт филармониясендә эшлиләр. Чабаксар шәһәрендә телевидениедә, Саранск, Ульяновск һәм башка шәһәрләр концерт залларында эшлиләр, республикабыз шәһәрләре турында әйтеп тә торасы түгел.
Яхшы белемнәр, берничә чит телне белү, күпкырлы эш тәҗрибәсе -болар барысы да ярдәм итә, безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына белемгә омтылырга, тормышта үз урыннарын табарга булыша.