Ә Буа шәһәрендә Яңа ел чыршыларын ачу тантаналары узды инде. Үзәк һәм Яшьләр паркларында Яңа ел гүзәлләре утларын кабызды. Тантаналарда районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән алдынгыларны, ветераннарны да бүләкләделәр. Бәйрәмнең матур мизгелләре безнең киләсе материалда.
Шәһәрнең Үзәк һәм Яшьләр паркларында төп чыршыларның тантаналы ачылышы узды. Яңа ел гүзәлләрендә бер-бер артлы утлар кабынды. Бәйрәм кысаларында районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән буалыларны бүләкләү булды.
Яңа Чәчкап мәдәният йорты директоры Хөрия Җиһаншина: “Менә безгә Кыш бабай килеп җиткәнче үк дип әйтсәк тә ярый, безнең мәдәният йорты өчен 11нче декабрь көнне үк Кыш бабайдан зур бүләк булды. Безнең эшләвебезне зурлаганнар, күргәннәр. Безгә менә матур итеп гармун бүләк иттеләр. Без бик шатбыз”
Кунакларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов сәламләде.
Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов: “2020нче ел үзенчәлекле булды. Ул безгә күп яңалык, уңышлар алып килде, район тарихында яхшы эз калдырды. Чакрымнарга сузылган юллар ремонтланды, яңа объектлар төзелде. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, торак сферасы оешмаларына капиталь ремонт ясалды, яңа парк территорияләре төзекләндерелде. Гомумән алганда, бу ел нәтиҗәләре киләчәккә өмет һәм ышаныч тудыра. Монда, әлбәттә, сезнең дә өлешегез зур, хөрмәтле якташлар”
Шәһәр халкы Яңа ел бизәкләренең бөтен гүзәллеген тулысынча бәяли алды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, уеннар белән дәвам итте.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.