Галиәскәр Камал театрында Pəcəйнең атказанган , Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге.Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәеваның юбилей кичәсе үтте. Тантаналы вакыйганың күңелле мизгелләре алдагы видеоязмада.
Гео Казан
Юбиляр мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты указы белән бирелгән “Дуслык” ордены белән буләкләнде. Дәүләт бүләген Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
Һәрвакыт яшь булып калган, олы йөрәкле легендар шәхесне коллегалары, иҗатташ дуслары шәкертләре, тәбрикләде.
Мәгълүм булганча әлеге театраль гаиләнең сәхнәдә уйнаган вакытын гына исәпләсәң дә бер гасырдан артып китер иде…
Иҗат бәйрәмен Наилә Гәрәева үзенең төп хезмәтен башкарып, “Бабайлар чуагы” спектаклендә баш рольне уйнап дәвам итте.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.