«Казан утлары» журналы яңа төрле— кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап— Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.Китапны Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм басма матбугат сатучы киоскларда алырга мөмкин.
Кышкы китап фестивалендә катнашучылар аны сатып алырга да өлгерде. Шулай ук каюм нысыйри , таатр шамаилләренә багышланган китаплар да бар иде. Әлеге фестиваль кысаларында ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган көндәлек һәм истәлекләрне уку, тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру буенча лабораторияләр серия эшли башлады.