Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре бер ел эчендә алты меңнән артык рейд үткәргән. Профильле ведомство Министрлар Кабинетында еллык нәтиҗәләргә йомгак ясады.
Браконьерлыкка каршы рейдлар , башка профилактик чаралар ярдәмендә законсыз балык тотучыларга карата барлыгы йөздән артык җинаять эше кузгатылган. Республика сулыкларыннан 8 мең законсыз балык тоту җайланмасы алынган. Зур активлык күрсәтүчеләр арасында — Чистай,Түбән Кама, Мамадыш районнары. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре сулыкларны хәзер дә контрольдә тоталар.