Быел “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта узды. Радиотыңлаучылар фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәре генә сайлап алынды .
Музыкаль бәйге легендар җырчыларның иҗатын барлау белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә. Елдагыча VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнде. Шулай ук җырның сүз һәм көй авторлары да аерым билгеләп үтелде.