13 декабрьдә Теләче районы Айдар авылында 1921 — 1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рәүф Сабировка мемориаль таш куелды.
Репрессия чоры вакыйгаларына якты истәлек калдыру йөзеннән, әлеге таш Рәүф Сабировның туганы Замир Петров һәм аның гаиләсе тарафыннан әзерләнгән. 27 яшендә республиканы җитәкләгән олы шәхеснең фаҗигалы язмышы халык хәтерендә мәңгегә калыр. «Халыкка кайтарылган исем» китабы авторы Гөләндәм Давыдова Рәүф Сабировны онытылган шәхес дип атады. Татарстан Үзәк Башкарма комитетында 1920-1937 елларда эшләгән җиде рәиснең бишесе репрессияләнә, дүртесе атып үтерелә. Рәүф Сабиров 1894 елда Мамадыш өязе Елыш волосте Айдар авылында ярлы крестьян-азанчы гаиләсендә туа. Сатыш мәдрәсәсендә укый. Түбән Новгородта табельче, Екатеринослав губернасында шахтер булып эшли. 1921-1925 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе, аннары Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетындагы милләтләр бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.