Аксубай районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган киңәшмә узды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Мәгариф

Аксубай районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган киңәшмә узды

14.12.2020

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең  Арча, Апас, Минзәлә Актаныш районнарында күчмә утырышлары уздырылды. Күптән түгел шундый ук киңәшмә Аксубай төбәгендә үткәрелде. Аксубай районыннан — махсус репортаж.

Ерак дәверләрдән үк Аксубай җирлеге биредә яшәүче татар, чуваш һәм рус халыклырының уртак кече ватанына әверелә. Аксубай җирлеге – халкыбызга бик күп күренекле шәхесләр биргән төбәк. Шуңа да Эшлекле очрашуның Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йортынннан башлануы табигый. Өстәвенә, Хәсән аганың тууына 9 нчы декабрьдә 120 ел.

Новости СМИ2

Якташ шагыйрь иҗаты белән  горурланам ди кунаклар алдында чыгыш ясаган 6 нчы сыйныф укучысы Евгения Николаева.

Иске Кыязлы мәктәбеннән килгән Илфар Моксинов Хәсән Туфанга  багышлап язган  шигырен укыды.   

Аксубайда Хәсән Туфан рухы кайда гына барсак та озатып йөрде дисәк тә ялгышмабыз.

 Тәгъзимә Низамова Хәсән Туфан музее методисты

Новости СМИ2

Киңәшмәдә катнашучылар өчен  Район мәдәният йортында да Хәсән Туфан иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылган иде.

Фәймә Гатина Аксубай китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Әлеге күргәзмәдә җиңүнең 75 еллыгына багышлап чигелгән 75 кулъяулык та бар. Алар сугыш һәм тыл ветераннарына, армиягә китүче егетләргә бүләк итеп чигелгән. Кул эшенең тагын бер онытылып барган төре белән кунакларны җирле Ак калфак оешмасы җитәкчесе  Әлфия Нурхәмәтова таныштырды.

Новости СМИ2

Әлфия Нурхәмәтова Аксубай төбәген өйрәнү музее директоры, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Аксубай егетләре гармунчылар ансамбле татар композиторы әсәрләрен бик теләп өйрәнә.

Семен Крайнов белән  Глеб Мясников кунакларга Алчәчәк көен уйнады. Ансамбльдәге егетләрнең  сәләтенә соклаган Марат Әхмәтов аларны кат-кат уйнатты.   

Ә аннары җирле һәвәскәрләр каз өмәсе йоласын күрсәтте.

Чуваш халык иҗатына багышланган күргәзмәдә  туй йоласы белән таныштык.

Әнә шулай каршы алды кунакларны Кече Сөнчәле авылы клубы активисты Вера Уканеева. Клуб каршында түгәрәк оештырып Чуваш җырлары тарихын өйрәнә башлаган.

Әлбәттә бала ана телендә сөйләшергә музейда да , мәдәният йортында да өйрәнә башламый. Тел кечкенәдән гаиләдә ачыла.  Аннан балалар бакчасы. Аксубайда әлегә саф татар телендә төркемнәр будырылган балалар бакчалары юк. Кояшкай дип аталган әлеге бакчада да аралашу нигездә рус телендә . Мәсәлән биредә рус һәм татардан тыш 41 чуваш баласы тәрбияләнә. Шуңа да чуваш телендә төркем ачылмавы Марат Әхмәтовны  гаҗәпкә калдырды. Бу мәсьәлә буенча әти-әниләр белән сөйләшеп чуваш балалары өчен төркем оештырыга тәкьдим итте.

Киңәшмәдә катнашучылар эшлекле сәфәр кысаларында 3 нче мәктәп һәм техникумда милли тәрбия эшенең куелышы белән дә танышты. 3нче мәктәпнең  Сәләт оешмасы эше югары бәяләнде. Җитәкчесе Рушания Моратшинага рәхмәт хаты тапшырылды.

 Рушания Моратшина 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шулай ук Татар Майнасы мәктәбе тәҗрибәсе дә аерым билгеләп үтелде.

 Рафик Насыйров Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры

Татарстанда милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы тора. Бу хакта Марат Әхмәтов Аксубайда узган киңәшмәнең хисап өлешендә искәртте.

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары

Кама аръягы районнары ның милли телләр юнәлешендәге эшләренә йомгак Аксубай районы техникумында ясалды. Марат Әхмәтов  мәгариф һәм фән министрлагы исәпләгән статистик мәгълүмәтләргә нигезләнеп һәр районда милли тәрбия бирүнең торышы белән таныштырды. Лаеш районы  алдынгылар рәтендә.

 Илдус Зарипов Лаеш муниципаль районы башлыгы

Татар теленең язмышында кисен үзгәреш ясау – бүгенгә бик авыр мәсьәлә.

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары

Быелгы уку елында Аксубай районында  2821 укучы исәпләнә, шуларның  369ы  тулысынча татар телендә белем һәм тәрбия ала.

Камил Нугаев Татарстан  Республикасының  Дәүләт Советы депутаты

 Рәмзия  Долгополова Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары

Чыннан да һәрберебез һәр көн телебезне саклау, үстерү, киләчәк буынга җиткерү юнәлешендә нәрсәдер эшләп торсак, гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас.

 Камил Гыйльманов Аксубай муниципаль районы башлыгы

Аксубайда уздырылган күчмә утырыш нәтиҗәләре бүгенге шартларны исәпкә алганда өмет уятырлык.   Ә куйган максатларга ирешү вакыт кирәклеге бәхәссез.

Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Аксубай районыннан махсус Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 81 яшендә вафат булды

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов 81 яшендә вафат булды

Китап укырга җәлеп итүнең нинди генә ысуллары уйлап табылмый

Китап укырга җәлеп итүнең нинди генә ысуллары уйлап табылмый

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган декада

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына багышланган декада

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+