«Гавриил Романович Державин. Поэзия. Драматургия. Избранное” дип аталган китап нәшер ителү һәм Державин укуларының кайчанга күерелүен игълан итү өчен Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы уздырылды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында. Китап 1 мең данәдә генә нәшер ителгән, ул югары уку йортлары китапханәләренә таратыла һәм Державин премиясенә лаек булучыларга бүләк ителә дип белдерде чыгыш ясаучылар. Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова журналистлар тәкъдимен исәпкә алып китапны яңадан гадирәк итеп эшләп сатуга чыгарыга вәгъдә итте. “Державин укулары” конференциясенә әзерлек турында Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының беренче проректоры Дмитрий Гурьев сөйләде. Аның фикеренчә 10 ел буе Мәскәүдә үткәрелгән конференциянең Татарстанда, Гавриил Державинның туган ягында уздырыла башлавы бик дөрес карар. Быел пандемия булу сәбәпле аның үткәрү вакыты кичектерелгән. Гадәттәгечә, катнашырга теләк белдерүчеләр күп, чит төбәкләрдән генә дә 400 дән артык кеше теркәлгән. Казан федераль университетныда узачак әлеге конфренциянең зур кызыксыну уятуы гаҗәп түгел. Беренчедән Державин шәхесе үзенчәлекле , икенчедән Ул – бренд, ул – халыкара масштабтагы вакыйга дип ассызыклады Илшат Гафуров.
Илшат Гафуров Казан федераль университеты ректоры
Әлеге китап Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгына бүләк ителде.
КФУ ректоры әйтүенчә киләчәктә Державин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү теләге дә бар”. Матбугат очрашуының икенче өлеше, әдәби кафеда дәвам итте. Әле яңа ачылган әдәби кафе эшчәнлеге белән кунакларны Татарстан китап нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин таныштырды.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.