Дәүләт инспекторлары Яшел Үзән районындагы сулыкта законсыз балык тоту җайланмаларын тапкан. Ятмәләрне Идел киңлекләре тыюлыгы территориясендә куйганнар. Намуссыз балыкчыларның үзләрен тота алмаганнар. Аларны табигатьне саклаучылар эзләячәк. Хокук бозучыларга нинди штраф салынырга мөмкин? Хәбәрчебез белеште.
Боз катламын һәр метр саен тишкәннәр, бу суга балык тоту ятмәсе куелуны искәртә. Дәүләт инспекторлары тирәнлеген тикшерә.
Тәртип бозулар юк кебек. Алдагы көнне ятмәне судан чыгарган булулары ихтимал. Браконьерлар законсыз балык тотуны тыныч, мөмкин кадәр яшертен алып бара. Ә табигатьне саклаучылар барлык шикле участокларны күзәтүдә тота.
Бу урында утыз метрлы ятмәне табып алдылар. Анда вак балыклар гына булса да, инспекторлар өчен бу зур табыш. Балыкларны ятмәдән алып. кабат суга җибәрделәр. Быел 161 мең тонна балык коткарылган.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Алмаз Закиров: «Татарстан буенча бүгенге көнгә 134 җинаять эше кузгатылды. Нәкъ менә Идел киңлекләре тыюлыгында балыкларны законсыз тоткан өчен 11 җинаять эше тикшерелде.»
Законсыз ятмәләр намуслы балыкчылар өчен дә тозакка әйләнергә мөмкин. Дәүләт инспекторлары көн саен рейдларга чыгып, закон бозучыларны ачыклый. Ә намуссыз балыкчыларга җинаять җаваплылыгы яный.
Регина Сафиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.