Татарстанда мәгариф учреждениеләренең тукландыру блокларын заманчалаштыру планы әзерләнә. Әле планга 217 мәктәп ашханәсе кертелгән. Ашханәләрне төзекләндерү, җиһазларны яңарту күздә тотыла. Башлангыч сыйныфларда укучы балаларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү өчен өч елда 6 миллиард сум чамасы акча тоту каралган. Хәзерге вакытта балаларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итүче барлык мәктәпләрдә Роспотребнадхор оешмасы тикшеренүләр үткәрә. Моннан тыш, азык-төлек бирү предприятиеләр, туклануны оештыру хезмәтләрен күрсәтүче 16 операторны тикшерәләр.
Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министры