Республика президенты программалары нигезендә фермерларга конкрет ярдәм күрсәтелә. Мамадыш районында да дистәләрчә хуҗалыкка булыштылар, алар үсештә. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдән тыш, аларны эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр дә арта. Район фермерларының мәшәкатьләре турында алдагы репортажда.
Моннан 10 ел элек Фирназ Хисмәтовның шәхси хуҗалыгында симертүдәге берничә үгез генә була. Хәзер исә фермасы тулыланган, терлекчелек белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге туган.
Фирназ Хисмәтов фермер хуҗалыгы җитәкчесе
Ә хезмәттәшләре белән кооператив төзегәч, фермерның продукция эшкәртү мөмкинлеге дә барлыкка килә. Республика президенты программалары буенча күптән түгел казылык җитештерү комплексы сатып алынган. Төп чимал — итне шәхси хуҗалыклардан да алып эшкәртәләр. Шәхси ихтыяҗлардан артып калган продуктларны авыл
һәм Мамадыш шәһәре кибетләренә сатуга чыгаралар.
Фирназ Хисмәтов фермер хуҗалыгы җитәкчесе
Мамадышта яшәүче Юнысовлар гаиләсе дә авыл хуҗалыгы бизнесы белән 20 ел шөгыльләнә инде. Үгезләр симертәләр, шулай ук 300 баш сыерлары бар, шуларның туксаны савым сыерлары. Көн саен бозаулап торалар.
Фермер сүзләренчә, урып-җыю кампаниясе уңышлы узган. Җитәрлек күләмдә бөртек җыеп алганнар, терлек азыгы әзерләгәннәр. Көн саен бер тонна ярымга кадәр сөт савып алалар. Марс Юнысов ел ярым элек үз командасы белән тагын бер юнәлештә эшли башлаган.
Грант ярдәме белән шәхси хуҗалыклардан сөт җыю кооперативын ачкан. Зур булмаган шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыеп, суыталар һәм сөт комбинатына озаталар.
Марс Юнысов фермер хуҗалыгы җитәкчесе
Планнары тагын да зурдан. Бу бинада сөт эшкәртү буенча мини-цех булачак. Яңа гына газ үткәргәннәр. Кефир, май, башка сөт продуктларын Мамадыш районына, күрше-тирә төбәкләргә җибәрәчәкләр. Кешеләргә ошарлык сыйфатлы, яхшы ашамлыклар җитештерсәләр, аларга ихтыяҗ да булачак.
Дмитрий Второв, Таһир Хәсәнов, Рөстәм Муллагалиев, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.