«Мин үземне белгәннән бирле трактор янында чуалдым. Яшь вакытта кызык иде, хәзер инде ул кызыксыну-тормышым мәгьнәсенә әверелде» — ди хезмәт юлын гади механизатордан башлап, хәзерге вакытта техник фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән, Россиянең мактаулы машина төзүчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, замандашыбыз Нияз Зәйнулла улы Хисмәтов. Бүгенге тапшыруда без хәзерге заман «Кулибины» белән якыннан танышырбыз.